АКТАНЫШ ТЕАТРЫ ШАККАТТЫРА: “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясе 15нче тапкыр сәхнәгә күтәрелде – беркайчан да ялкытыр кебек түгел ул! (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бары тик актанышлылар гына районның иң мөһим тармакларының берсе булган терлекчелекне мәдәният аша сәхнә кадәр сәхнәгә алып менәргә сәләтле. Сыерларын ук түгел, билгеле, ә тармакның сулышын, авыл кешесенең җанын, диюем. Сәхнәдә дә Актанышның чынбарлыгы ачык чагылыш таба: төп максат – парсызларны кавыштыру һәм..., әлеге дә баягы, сөт планын арттырып үтәү. Сүзем Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры тәкъдим иткән “Өйләнәм! Бетте-китте” әсәре хакында.

Ни генә дисәгез дә, авыл халкының яшәешен тасвирлаган сәхнә әсәрен нәкъ менә чып-чын авыл клубында тамаша кылырга кирәк: кичке сәгатьләрдә, ихатада эшләр төгәлләнгәч, театр килә дигән хәбәрне ишетү сәбәпле, ашыга-ашыга сыер савып килгәч карасаң гына, аның эченә үтеп керергә, шул мохиткә баш-аягың белән “чумарга” мөмкин. Спектакль барышында кайдадыр сәхнә артында мөгрәгән сыер тавышы да сискәндереп җибәрәрлек булырга тиеш тамашачыны, янәсе, минеке түгелме!?

 
Татар Ямалымәдәният йортында күрсәтелгән “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясе нәкъ шундый көчле эффектка ия булды да инде: Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры авыл халкын “йокыдан уятты”. Сәхнә тоткан артистлар сәгать ярым эчендә үз кешегә әверелде, залда утырган кечкенә балалар да геройларны исемләп таный башлады, тиз арада халык үзе өчен уңай һәм тискәре образларны аерып куйды. Тамашачы, сихерләнгән кебек, сәхнәдәге дөньяда яшәде: геройларга киңәш тә юллады алар, кирәк урында сүгеп тә алды, мактап куярга да онытмады.

Гаять тормышчан әсәрдә берәүләр үзләрен таныган кебек булса, икенчеләре артистлар тарафыннан бик оста тәкъдим ителгән образларның эш-гамәлләрен, начар һәм яхшыга аерып, мыек очларына “чорный барды”. Кыскасы, җирлек башлыгы Дамир Вәлиев әйткәнчә, бу тамашаны күрми калучылар, үзегезгә үпкәләгез!

Рабит Батулланың “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясе - Актаныш муниципаль драма һәм комедия театрының беренче карлыгачы. Театр коллектиы гына түгел, район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров та тамашаның бу дәрәҗә популярлык казанасына, беренче мәлдә, бераз шикләнеп тә караган. Курыккан эш хәерле була, дигән гыйбарәне бер ай эчендә генә дә күп тапкырлар раслады Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры. Бүген комедия район мәдәният йортларында тулы аншлаг белән бара: тамашачы көтеп ала, алкышларга күмә сәхнә артистларын.

Хәер, Актаныш районының “мәдәният министры” Альберт Мансуровның  үзен дә сәхнәгә алып менгән “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясе.  Артистлар димәктән, 12 кешелек коллетив шактый үзенчәлекле: арада шактый еллар сәхнә тоткан йолдызлар да, парта артында утыручы укучылар да бар. Комедия районыбыз  талантларын халык хозурына тагын да яктырак образларда  чыгарырга мөмкинлек биргән. Алар барысы да үзләрен театр дөньясында сынап караган шәхесләр: Рөстәм Мусин, Алсу Булатова, Нәзлия Гобәева, Эльвира Мөхәммәтҗанова, Зәмзәмия Хәсәнова, Альбина Хөсәенова, Рөстәм Хөсәенов, Елена Әдһәмова, Гөлнара Талипова, Данир Басыйров, Айнур Хөсәенов. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов куйган.

Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы Татар Ямалы сәхнәсендә  үзенә күрә кечкенә юбилеен да билгеләп үтте: әсәр Актаныш районы сәхнәләренә унбишенче тапкыр күтәрелде һәм бу әле чик түгел. Киләчәктә актанышлылар Татарстан һәм Башкортстан районнарын гына түгел, мәдәни дөньяның үзәге булган Казан тамашачысын да шаккатттырырга җыена.

- Әлеге комедия - Актаныш муниципаль театрының түәүге карлыгачы. Халыкны җәлеп итү максатыннан махсус рәвештә җиңел әсәр сайладык. Халык бик яратып кабул итте, димәк, без Рабит Батулланың әсәренә яңа сулыш өрдек. Безнең театр репертуарында “Өйләнәм! Бетте –китте” комедиясенең үз лаеклы урыны булачак, - ди коллектив хезмәткәрләре.

Хәер, тамашада төп рольне башкарган Рөстәм Мусинның чын тормышта да буйдак икәнен исәпкә алсак, ул өйләнми торып, комедия сәхнәләрдән төшмәс әле.

АВТОР ӨСТӘМӘСЕ: Бу юлы да үземнән бер дә калмый торган “тәнкыйть” күзлегемне киеп барган идем тамашага, юкса, бик кыска гына вакыт эчендә районның байтак сәхнәләрен иңләгән тәүге “коймак”ның бер генә төере дә булмаячагына иманым камил иде. Зал тутырып килгән тамашачылар булган җирдә күзлекнең, дөрестән дә, кирәге булмады, дип сөенеп бетәргә генә өлгерми калдым. Сәгать ярым эчендә сизелми генә торган икән, баксаң, мәдәният йортында утыруга карамастан, тәнгә дә, аякларга да ярыйсы ук суык йөгергән. Авыл халкының баш киемнәрен салмавының “серен” дә шунда гына төшендем. Эх, Татар Ямалы мәдәният йорты төзекләндерүгә мохтаҗ икән бит, җәмәгать. Йорты гына түгел, халкы да мохтаҗ моңа. Һәрберсе “Актаныш шедеврына” әверелеп барган спектакльләрне мондый мәдәният учакларында карап утыру килешми безгә! Нидер эшләргә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International