“Коймак ярминкәсе”ндә балалар бакчалары, мәктәпләр үз киоскларын, тирә-ягын алдан ук бизәп,чажлатып коймак пешерделәр, күмер салып самавырда чәй кайнаттылар.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/s5_e21rezSg сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Коймакның ниндиләре генә юк: кабартмадай кабарганнары да, нечкә-нәзекләре дә. Фантазиянең чиге юк- беленнәрдән курчак-кызларга кадәр ясап куелган. Укытучылар, тәрбиячеләр узып баручыларны кунакка чакырып, кайнар чәй, коймак белән сыйладылар. Ленин һәм мәдәният паркларында гармун тавышы, дәртле җырлар өзелмәде.
“Коймак ярминкәсе” һәм базар янындагы авыл хуҗалыгы товарлары сатылучы бәйрәм алды ярминкәсе белән район башлыгы Энгель Фәттахов танышып чыкты.