СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды: кемнәргә йөрергә ярый, кемнәргә – юк?

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бер ай элек  паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. Кичә, 23 декабрь көнне, Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды.

Ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә иртәрәк әле. Моның өчен чатнама салкыннар кирәк.

- Әлегә 2 тоннага кадәрге транспортларга юл ачык. Алга таба бозны калынайту эше дәвам итәчәк һәм авыр техникаларга да юл ачылачак, - дип белдерделәр боз юлы өчен җаваплы оешма вәкилләре. Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быел Агыйдел аша кышкы юл, узган ел белән чагыштырганда, 10-12 көнгә соңрак ачылды.

Боз кичүе тәүлек әйләнәсе эшли. Күпмедер вакыттан соң газельләр дә бозга керә алачак дип ышандыра белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International