Бүген "Нөркә" чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ачылды

2019 елның 21 декабре, шимбә

Йөздән артык мәктәп укучысы Нөркә урманының текә тауларын чаңгыда үтте.

Кышкы сезон ачылу уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев, барча спортчыларны котлап, ярышларда имгәнмичә, матур күрсәткечләргә ирешүләрен теләде. Илшат Илфат улы ГТО нормаларын алтын билгеләргә тапшырган физкультура укытучыларына таныклыклар тапшырды.

“Нөркә” чаңгы базасы ТР Президентының универсаль спорт мәйданчыкларының модульле чаңгы базасы төзү программасы кысаларында сафка баса. 

Әлеге программа Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла.

Шул вакыттан бирле республикада меңгә якын чаңгы базасы төзелгән. “Нөркә” чаңгы базасы җитәкчесе итеп Илгиз Рәшитов билгеләнде.

- Чаңгы трассасы катлаулы. Шуңа да карамастан, ярышта күп укучы катнашты. “Нөркә” чаңгы базасы республика ярышларына әзерләнү мәйданчыгы булып торыр дип исәплим. Чөнки, таудан менү, төшү урыннары текә, трассадан ныклап шөгыльләнгән чаңгычы гына үтә ала. Киләчәктә базаның мөмкинлекләре тагы да артачак, теләүчеләргә чаңгы алып торып шуарга мөмкинлек булачак.

Мәктәп укучылары белән беррәттән чаңгы юлыннан өлкән спортчы Илфат Иманаев та үтте.

- 70 яшем тулганда да чаңгыда шуам. Балаларга да, өлкәннәргә дә киңәшем- чаңгы белән дус булсыннар. Быел чаңгыга әле дүртенче тапкыр гына чыктым. Нөркәгә килгәнем юк иде. Трассадан шуып килдем, яхшылап тапталган, урманда бик күңелле.

Беренче чаңгы ярышының җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Төп белем бирү мәктәпләре арасында Әтәс-1, Теләкәй- 2, Иске Кормаш-3, гомуми белем бирү мәктәпләренең кечкенәләр арасында- беренче санлы Актаныш мәктәбе-1, икенче санлы Актаныш мәктәбе- 2, гимназия һәм Киров мәктәбе командасы 3 урын яулады.

Гомуми белем бирү мәктәпләреннән икенче санлы Актаныш- 1, беренче санлы Актаныш -2, технологик техникум командасы 3 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International