18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019» тантаналы чарасы узды.
Чемпионатлар һәм дөнья беренчелекләре призерлары һәм җиңүчеләре – республиканың Мөслим, Балтач, Алексеевск, Тукай, Актаныш, Аксубай, Теләче һәм Саба муниципаль районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән спорт мәктәпләре укучылары әлеге тантанада бүләкләнде.
Яшь көрәшчебез Фарис Хуҗин һәм тренеры Илфир Әнвәров әлеге чарада катнашып, “Ел спортчысы-2019” булып танылдылар һәм бүләкләнделәр.