Актаныш театры: Сәхнәдә- хаклык, үзеннән көлде халык

2019 елның 13 декабре, җомга

 Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәеновның туган ягына эшкә кайтуы Актаныш мәдәнияте, аерым алганда Актаныш халык театры  өчен зур табыш булды. Өч ел эшләү дәверендә Мансур Гыйлаҗевнең “Яратылыш” пьесасын «Мин бит сине тапкан идем» исеме белән, Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи романын сәхнәләштерде.

Быелгы театраль сезонны Халык театры Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры буларак ачып җибәрде. Актаныш халкы үзебезнең артистлар чыгышын карарга зал тутырып килгән иде (Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае 500 урынлы-авт.) Хәтта тамашачыларның соңрак килгәненә урын да калмады, андыйлар өчен 20 декабрьдә бу спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.

Ә спектакль, чыннан да, шәп булды! Артистларыбыз Рабит Батулланың “Шайтан кәмите” пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!” исеме белән тәкъдим итте. Төп герой Күктимернең( Рөстәм Мусин) сүзләре бу! Күктимер өйләнгәнче куркыныч төш күрә. Хатыны Миләүшәне(Алсу Булатова) киленле рәхәт тормыштан явызланган әнкәсе Мәүлия(Нәзлия Гобәева) бик кыерсыта имеш,  ә Мәүлия апаның төше бөтенләй киресенчә, аның үзен килене утлы табада “кыздыра”.

Вакыйгалар шушы ике төшкә бәйләп үсә. Мисбах(Рөстәм Хөсәенов), Сәйлән (Гөлнара Талипова), Гөлшәриф(Данир Басыйров), Солтания(Елена Әдһәмова), Мөдәрис(Айнур Хөсәенов) кебек авыл яшьләрен кавыштыручы яучы апалар Рабига(Эльвира Мөхәммәтҗанова) белән Зарифа(Альбина Хөсәенова) шәһәрдән кайткан Сәмигулла-Гансны да парлы итәргә вәгъдә бирделәр.

-  Бүгенге көннең төп проблемасы- авылда буйдак егетләрнең, кияүгә чыкмаган кызларның күп булуы. Спектакльдә  әлеге проблема һәм гаилә мөнәсәбәтләре темасы калку күтәрелә. Тамашачыларга әйтәсе фикерем- яшьләр гашыйк булсыннар, бер-берсен яратсыннар һәм гаилә корып, матур итеп яшәсеннәр!- ди Рабига ролендәге Эльвира Мөхәммәтҗанова.

Спектакльдә, нигездә, мәдәни белемгә ия артистлар уйнады. Алар янәшәсендә унберенче сыйныф укучысы Елена Әдһәмова да үз ролен оста башкарды.

-  Күңелемә ике һөнәр якын: берсе- журналистика, икенчесе- актерлык. Спектакльдә уйнау үземә нык ошый. Бүгенге уенга кадәр без авыл мәдәният йортларында спектаклебезне күрсәттек. Коллективтагы һәркемгә мин рәхмәт әйтәм, аеруча режиссерыбыз Нур абыйга. Ул көн саен репетициядә барысын да аңлатты. Тамашачыларның спектаклебезне ошатуын сизеп-тоеп уйнау миңа көч бирә.

  Әйе, тамашачы спектакльне нык ошатты. Ахырдан һәр артистны алкышларга күмде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов барлык караучылар исеменнән театр коллективына олы рәхмәтен белдерде:

  • Узган ел Галиәсгар Камал исемендәге Академия театрында “Итил суы ака торур” тарихи драмасын күрсәткәч, халык театрына дәүләт театры статусын бирү турында сөйләшү булды. Әлегә коллектив муниципаль театр буларак чыгыш ясый, киләчәктә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле кебек Россиянең, Татарстанның татарлар яши торган төрле төбәкләрендә чыгыш ясый торган дәүләт театры дәрәҗәсендә күрәсебез килә. Бик матур чыгыш ясадыгыз, шушы яшь кызларның укып кайтып дәүләт театрында уйнаганнарын күрергә язсын!   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International