Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән “Игелек марафонында” җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла.
Бу игелекле акциядә район оешма-предприятияләре, учреждениеләр, эшмәкәрләр, аерым кешеләр ел саен бик теләп катнаша. Сезнең дә ел саен бу игелекле акциядә кушылып, керткән өлешегез мохтаҗ инвалидларга зур ярдәм булып тора
Хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр! Сезне 10 нче декабрь көнне район мәдәният йортында үтәчәк “Игелек марафонында” катнашырга чакырабыз. Үз мөмкинлегегездән чыгып, районда яшәүче инвалидлар язмышына битараф калмыйча ярдәм итүегезне сорыйбыз. Акчалата яки натуралата ярдәмне “Игелек марафоны” барышында тапшыруны яки түбәндә күрсәтелгән махсус счетка күчерүне сорыйбыз.
Ярдәмне декада барышында тубәндәге реквизитларга кучерү мөмкин:
ИНН 1604008830 КПП 160401001
Получатель: Актанышская РО ОО «ТРО ВОЙ»- Общество инвалидов РТ
Банк получателя: ПАО «АК БАРС» г. Казань
с.Актаныш
БИК 049205805
Кор.Счет 30101810000000000805
Расчетный счет 40703810105979000003
Актанышская районная организация общественной организации «Татарской республиканской организации Всероссийского общества инвалидов» - «Общество инвалидов РТ».
Изге һәм саваплы эштә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.