Актаныш укучылары Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең зона этабында район данын яклады

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Бүген Тукай районының Иске Абдул авылында Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең зона этабы узды. Биредә районыбызның муниципаль этабында җиңү яулаган утыздан артык укучы катнашты.

Актанышлылар Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй районнары, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән укучылар белән бергә сәхнә тотты.

Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләде.

- Миңа Муса Җәлилнең иҗаты аеруча якын. Әдәби бәйгедә катнашуымның нигезендә дә шагыйрьгә булган хөрмәт ята. Мин биредә үзем рус телендә иҗат иткән “Семейный альбом” дип исемләнгән шигырем белән катнаштым, - ди Актаныш районының Татар Ямалысы мәктәбендә тугызынчы сыйныфта белем алучы Фидан Варин.

Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International