Район аучылык берләшмәсе кышка кергәнче Актаныш районында тереклек итүче җәнлекләрнең исәбен алды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген безнең табигать киңлекләрендә 600 янут, 2000 ондатра, 100 бурсык, 200 чәшке яши. Егерьлар урман, басу, авыл тирәләренә төлкеләр ашасын өчен 20 мең доза котыру авыруына каршы вакцина брекетлары куеп чыккан. План нигезендә ТР Биология ресурслары Дәүләт комитеты тарафыннан 50 кабан дуңгызын ауларга лицензия бирелгән. Бүгенге көнгә Түке, Суыксу астында, Яңа Әлем, Иске Җияш урманнары тирәсендә 40 кабан атылган. 24 поши ауларга рөхсәт бирелгән, Яңа Әлем, Югары Яхшый урманнарында кар яугач, шуларның өчесе атылган.  Ау сезоны куяннарга да ачык. Аучылык берләшмәсеннән 100 данә юллама сатып алганнар. Мылтыкка рөхсәте булган, аучылык билетына ия сунарчылар ау сезонында өч куян ата ала. Әмма берьюлы түгел. Ауга чыккач фәкать бер генә куян атарга рөхсәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International