Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу узды

2019 елның 4 мае, шимбә

Игелек кылып яшик! - Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу бүген "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында  үзенчәлекле үтте. "БлагоДарение" фонды Президенты Фәрит Муллагали улы Салихов якташ язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" әсәрен Минзәлә районы Тупач авылы волонтерлары сәхнәләштерүендә бүләк итте.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов игелекле гамәлләре, районның социаль-икътисадый үсешенә куйган хезмәтләре өчен әтиле-уллы Фәрит һәм Ирек Салиховларга Рәхмәт хатын тапшырды.
"БлагоДарение" фонды районда ялгыз өлкәннәргә, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәмләшеп яшәүче балаларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә фондның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International