Актанышта "Татарстан кроссы 2017" узды

2017 елның 16 сентябре, шимбә

 Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 16 сентябрьдә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. 

Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар  һәм мәктәп укучылары катнашты.

Җиңел атлетика узышының маршруты башка еллардан аерылмалы буларак, Җиңү паркы каршындагы мәйданда булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International