Бүген Федераль монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең реклама бүлеге җитәкчесе Дамир Камалеев Актанышта булды. Эшлекле сәфәр программасында Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең 9, 10, 11 сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздыру, район хакимияте бинасында актанышлылар белән шәхси кабул итү уздыру кергән иде. Шулай ук идарә тармагы вәкиле урыннарга чыгып район үзәгендә урнашкан зур оешмалар эшчәнлеге белән танышты.