Актанышка Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов килүе

14 гыйнвар көнне Актанышка Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов килде. Башта  башкала кунагы район халкын кабул итеп, аларны кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар бирде. Кабул итүгә язылучыларның күбесе җитәкчегә үзләрен кызыксындырган шәхси сораулар бирделәр.

 Аннан соң Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсе эшчәнлегенең 2014 елга йомгаклау киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы прокуроры Рамил Әскәров, Актаныш муниципаль районы судьясы Әмирхан Гәрәев һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рүфәт Гайнетдинов чыгыш ясадылыр. Докладлардан аңлашылганча, теркәлгән җинаять эшләре соңгы елда 209 дан 166 төшкән. 2013 елда юл транспорт һәлакәте саны 42 булса, 2014 елда бу сан 45 тәшкил иткән һәм башкалар.

 Соңрак Рифкат Миңнеханов Актаныш районының 6 нчы номерлы балалар бакчасында булып балалар белән дә аралашты, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес карады, балаларга истәлекле бүләкләр таратты.

Фоторепартаж

Соңгы яңарту: 2015 елның 15 гыйнвары, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International