Җирлек турында

Актанышбаш авыл җирлеге «Актаныш муниципаль районы «Муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 26 гыйнварындагы 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә төзелде.

 

Актанышбаш авыл җирлеге составына әлеге закон нигезендә Актанышбаш авылы (район үзәгеннән 3 км ераклыкта урнашкан административ үзәк), Әҗәкүл, Ирмәш һәм Чөгәнә авыллары керә. Авыл җирлеге Татарстан Республикасының төньяк–көнчыгышында, Актаныш муниципаль районының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Актанышбаш авыл җирлеге көнбатышта Уразай авыл җирлеге белән, көнчыгышта Кәзкәй авыл җирлеге белән, көньякта Актаныш һәм Яңа Әлем авыл җирлекләре белән чиктәш. Төньякта авыл җирлеге Башкортостан Республикасы белән чиктәш.

Актанышбаш авыл җирлеге Актаныш авыл җирлегенә, аерым алганда, Актаныш муниципаль районының район үзәге – Актаныш авылына, икътисади-географик яктан отышлы урында тора. Актанышбаш авылы асылда Актаныш авылында авыл җирлекләре чикләре белән бүленгән бердәм торак пунктны тәшкил итә.

Актанышбаш авыл җирлегенең гомуми мәйданы 7544,4 га тәшкил итә, шул исәптән 173,69 га торак пунктларның мәйданы, шулардан: Актанышбаш авылы-48,79 га, Әҗәкүл авылы-82,64 га, Ирмәш авылы – 17,15 га, Чөгәнә авылы – 25,12 га.

Актанышбаш авыл җирлегенең җирләре уңдырышлы. Климат уртача дымлы. Умартачылык, терлекчелек һәм үсемлекчелек өчен шартлар бар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 октябре, 10:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International