Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында «Ә сез уразага әзерме?» дигән язма чыкты. Ижевск шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Әхмәтов аңлатмасын тулысынча тәкъдим итәбез.
Сиңа кайчан да булса яхшылыкның кадере булмавы турында әйтәләр икән - ышанма! Яхшы булып кал! Яхшы күңелле кешеләр - дөнья тоткасы!.. Шәгъбан аеның нурлы Җомга иртәсе белән сезне, дусларым! Күңелләребез - саф, ниятләребез - якты, сүзләребез - ихлас, гамәлләребез изге булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим!
Рострудның кайнар линияләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Федераль кайнар линия - 8-800-707-88-41-тәүлек буе, атнасына 7 көн эшли.
Быел тикшерүләр санын максималь дәрәҗәдә киметтеләр.
Аерым очракларда планлы тикшерүләр сәнәгать куркынычсызлыгы, санитария-эпидемиология, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге өлкәсендә күзәтчелек кысаларында мөмкин.
"Лачын" боз-спорт сараеның 2013-2014 елгы яшь хоккейчылары ("Торнадо") бүген Минзәлә шәһәрендә узган турнирда катнаша. Биредә алар өч көн дәвамында Уфа, Яр Чаллы, Минзәлә хоккейчылары белән көч сыныячак. Кечкенә спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
Традиция буенча март башында районда берәр авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы предприятиесе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Быел мондый семинар 14 мартта «Шайчурино» ЯАҖ узды, һәм бу хуҗалыкның сайлап алынуы очраклы түгел. Соңгы елларда хуҗалык техник паркны тулысынча диярлек яңарткан. Техниканы тикшерү хуҗалыкның МТП базасында оештырылган иде, анда техниканы карап чыктылар һәм куркынычсызлыкның соңгы таләпләре белән таныштылар. Чакырылган баш инженерлар, остаханәләрнең мөдирләре, бүлекчәләр белән идарә итүчеләр һәм районның һәр хуҗалыгыннан 2әр механизатор чакырылган иде.
Быелгы чәчү алды чорына запас өлешләр китертүне оештыру буенча килеп туган проблемаларга бәйле рәвештә, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең төп факторы – техник хезмәт күрсәтүне вакытында һәм сыйфатлы башкару. Районда сервис хезмәтләре эше белән беррәттән техник хезмәт күрсәтү пунктлары эшен оештыруга да зур игътибар бирелә.
РФ Хөкүмәте тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары кабул ителде, яңалыкларны күзәтеп торуыгызны һәм ярдәм чараларыннан максималь рәвештә файдалануыгызны сорыйбыз.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Электрон сәүдә үзәге "Маркетплейс.Җиңел" автоном коммерцияле булмаган оешма төзелде. https://www.ecom.tatar/
Электрон сәүдә үзәге муниципаль районнардан килгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре өчен "маркетейсларга чыгу" темасына укулар үткәрүне планлаштыра.
Эшмәкәрләргә карата таләп-маркетплейслар аша сату өчен товар булу. Укулар атнага 2 тапкыр (чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе) үткәреләчәк.