ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2014 ел
шимбә
20 нче ноябрь көнне гимназия-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, сәнгать һәм милли эшләр буенча комитет әгъзасы Шәрипов Ирек Илдус улы катнашында "Кануннар кайда туа?" Парламент дәресе үтте.
17-18 нче ноябрь көннәрендә Educare International Consultancy компаниясе генераль директоры Майк Тируман, “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проекты җитәкчесе Лилия Мөхәмәтшина гимназия-интернатта булып, укытучыларның дәресләрендә карадылар, алар белән дәрескә анализ ясадылар
Бүген мәктәптә 9 класс укучылары өчен рус теленнән диагностик тестирование үткәрелде.
Зөбәер мәктәбенең  7 класс  укучылары  Загирова Сөмбел  һәм  Вагизова  Алинәләр   Ф.Ш.Шаемов  призына  уздырылган  җиңел  атлетика  ярышында  2 һәм 3 урынны алдылар.
Башлангыч класс укучылары Иске Айман авыл китапханәсендә кунакта булдылар.  
5 сыйныф укучысы Тимерова Алинә район, мәктәп бәйгеләрендә актив катнашып килә. 
21 нче ноябрь көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 4 укучы районда үткәрелгән җиңел атлетика кроссында катнаштылар.
22  ноябрь  көнне  Зөбәер  төп  гомуми белем бирү  мәктәбенең  9 класс  укучылары  диагностик  тест  эшләделәр.

Биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады. Саитова Адилә – җиңүче һәм Гыйлмуллин Илназ призер булдылар. Аларны җиңүчеләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

2015 елда төп гомуми белем бирү программасы буенча бердәм дәүләт аттестациясенә сыйфатлы әзерлек максатыннан һәм 9 класс укучыларының әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен бүген мәктәптә рус теленнән тест эшләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International