Чалманарат мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияте укытучысы Исрафилова Ә.Р. "Туган телем - шагыйрь теле" II республика фәнни-эзләнү конференциясендә катнашып рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары “Туган телем серләре” бәйгесендә үзара көч сынаштылар. 9 төрле ярыш этапларында да үзләренең зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, тирән белемгә ия булуларын исбатладылар. Төркемдәге укучылар актив катнаштылар. Бәйге җырлар белән үрелеп барды.
Шәбез башлангыч мәктәп балалары үзләренең “Код сәгате” акциясен үттеләр. Барлык балалар да акцияне уңышлы үтеп Сертификат алдылар.