Бүген мәктәптә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды
“Юлларда сак бул!” дигән юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләрен өйрәнүгә багышланган сәхнәләштерелгән тамаша куйдылар.Технология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында Сәфәр урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Галимов Илдар призер булды. Укытучысы: Нуруллин Рушат. Чын күңелдән котлыйбыз!