Мәктәп укучылары булачак смотр концертына бик тырышып әзерләнәләр.
Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры нәтиҗәләре буенча Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 11Б сыйныф укучысы Хаертдинова Гөлфия призер булды. Гөлфияне һәм аның укытучысын Моталлапова Энҗе Зәет кызын чын күңелдән котлыйбыз!
28 нче январь көнне 4 нче класста әти-әниләр җыелышы булып узды. Анда 4 нче класста татар теле, рус теле һәм математика фәннәреннән апрель аенда үтәчәк мониторинг турында сөйләшенде. Ата-аналар ачык дәрес тыңладылар. Укучыларның тест сорауларына җавап бирүләре белән таныштылар. Соңыннан укучыларның укудагы уңышлары,тәртипләре турында сүз алып барылды.
28 нче январь көнне, 6 класс укучыларына “Бу елларны онытырга мөмкин түгел” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате Ленинград блокадасы өзелүнең 71 еллыгына багышланган иде. Зиннурова Алинә үзенең чыгышы белән укучыларны Ленинград блокадасы, андагы тормыш, совет халкының батырлыгы белән таныштырды. Чыгыш презентация белән алып барылды.