ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2 февраль көнне Уразай авыл китапханәсендә  "Кошлар-безнең дуслар" исеме астында кичә үткәрелде. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр,китаплар укыдылар.Аларның яшәешен өйрәнделәр.
23-30 гыйнварда Башкортостан Республикасы Салават шәһәрендә VII Россия укучыларының кышкы спартакиадасы кысаларында кызлар арасында хоккей ярышларының 2 нче этабы узды. Бу ярышларда Татарстан командасы 3 нче урынны яулады һәм финалга үтте. Финал уеннары 2-11 нче мартта Саранск шәһәрендә үтәчәк. Командада чыгыш ясаучы гуманитар гимназия-интернат укучысы Минһаҗева Резедага уңышлар телибез.

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче класс укучыларына  бу атнадан башлап  Чаллы педагогика институты студенты - практика үтүче Халиуллина Алинә апалары дәресләр үткәрә башлады. Укучылар аны бик җылы кабул иттеләр. Аңа  уңышлар телибез.

31 нче январь көнне Сәфәр мәдәният йортында башкорт язучысы Наҗар Нәҗминең “ Гармунчы дус”- исемле драма әсәре зур алкышларга күмелде. Уңышлы чгыш ясаучылар арасында мәктәбебез укытучысы Илнар Шәйхенур улы һәм 10 сыйныф укучылары Мирхайдарова Сөмбел, Фазлыева Таңсылу да бар иде.

30 нчы январь көнне Иске Сәфәр халык театры Иске Кадырмәт авылында, 31 нче январь көнне Иске Сәфәр авылы тамашачылары алдында чыгыш ясадылар.
Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә XII Республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин укулары үткәрелә. Киров урта мәктәбе укытучысы Рәшитова И.С. шушы конференциягә чакырулы.

Югары Яхшый мәктәбе китапханәчесе  Сәйфуллина Люция, башлангыч сыйныф укучылары белән конференция уздырды. Тема - “ Бөек Җиңү!”

Югары Яхшый мәктәбендә сыйныф сәгате узды. Чараны тарих укытучысы Нәбиева Гөлнара  әзерләде һәм үткәрде.

Күҗәкә авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Батырларны барлар чак" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмә янында илебез халкының батырлыгы турында әңгәмә, китап күзәтү үткәрелде. Ә бу атнада 7-14 яшьлек балалар арасында  "Җирдә тынычлык хакына" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International