ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

11 март көнне Байсар урта мәктәбе укучылары “Йолдызлык 2015” конкурсының сайлап алу турында 3 бию белән катнаштылар.

2015 ел Татарстанда “Парклар һәм скверлар елы “ дип игълан ителде. Шушы уңайдан Актаныш муниципаль районында рәсемнәр , макетлар конкурсы уздырыла. Бүген , ягъни 12 март көнне, Сәфәр урта мәктәбе укучысы Шарифҗанова Айзирә бу конкурста мәктәбебез данын яклаячак. Уңышлар сиңа, Айзирә!  

Киров урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуга Казан кооператив институтының товароведение кафедрасы доценты Валиев Илфат Рифкать улы килде.
11 мартта Бурсык мәктәбендә методик коучинг узды.
11 нче март көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район информатика укытучыларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәнең икенче өлешендә безнең мәктәпнең информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев "Информатикадан ТДИ. Кумир программасында эшләү" темасына чыгыш ясады.
   11 март көнне Кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. 5-11че сыйныфларда "Җәмгыятькә хезмәт иткән кеше кыйбатлы бүләкләр көтергә тиеш түгел "  темага класстан тыш чара үткәрде.
Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый
  11 март көнне Кадет интернат-мәктәбендә Казан кооператив институтының вәкиле белән очрашу узды.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан, район чаңгы ярышы 14 март көнне “Бүләк” чаңгы трассасында узачак.
Иске Кормаш яңалыклары. "Лес боится огня" рәсем конкурсыннан нәтиҗәләр. Районда үткән рәсем конкурсында 5-8 класслар арасында Газизова Албина 3 урынга лаек булды. Остазы Газизова Д.М. Әфарин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International