ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында буклетлар бәйгесе оештырылды. Бәйгегә һәр класстан берр эш тәкъдим ителде. жюри составы җиңүчеләрне билгеләде .

1 урын - Хабибуллина Алинә (7 класс); 2 урын - Сәетова Резеда (5 класс); 3 урын - Гәрәева Ләйлә (6 класс). 

24 апрель көнне район мәдәният йортында физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең район конференциясе уздырылды. Конференциягә мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, укучылар чакырылган иде. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Хабибуллина Алинә спорт өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләнде. Алинәне чын күңелдән котлыйбыз!

25 апрель”Язгы изгелек” атналыгынын йомгаклау көне. Бу көнне һәр класс укучылары  ветераннарыбызга  үзләренең көче белән бүләкләр  әзерләделәр. Дәресләрдән соң танатаналы рәвештә тапшырдылар. Изгелеклелек атналыгында  үзенең көчен куйган укучыларыбызга һәм класс җитәкчеләренә зур рәхмәт. Кылган игелекләрегез үзегезгә мең өлеш яхшылык булып кайтсын.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклау көне буларак, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иншаларга, шигырьләргә, хикәяләргә урыннар чыгарылды. Иң актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Урыннар түбәндәгечә: 1 урын-Марданова Гүзәл (5 нче сыйныф), 2 урын – Харунов Айгиз ( 8 нче сыйныф), 3 урын- Собханова Таңсылу (7 нче сыйныф). Конкурста катнашкан укучыларга бик зур рәхмәт

Мәктәбебез ишегалдында  Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм изге яуда ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәл тора. Бүгенге көндә әлеге һәйкәлне буяу, яңарту эшләре бара.

23 нче апрель көнне5-6 класслар арасында  халыкара “Җир көненә” багышланган викторина булып узды. Бәйгенең максаты булып укучыларның  экология һәм  биологиядән белемнәрен үстерү, әйләнә тирирәдәге экологик проблемаларга игътибарларын юнәлтү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү куелды.  Викторина берничә тукталыштан торды.

1 тукталыш. Укучылар “Җир көне” тарихы белән таныштылар.

2 тукталыш. Ребуслар чиштеләр.

3 тукталыш.  “Ут, Су, Җир һәм Һава” дип аталган табигатьтәге экологик проблемаларга багышланган уен уйнадылар.

4 тукталыш. “Экология” тукталышы. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

5 тукталыш. “Безнең планета – безнең өебез” тукталышы.  Табигатьне саклауга  багышланган интерактив уенда катнаштылар.

Бәйгедә укучылар табигать кагылышлы белемнәрен күрсәттеләр һәм уеннарда бик актив катнаштылар. 

8нче класс укучылары Вәҗиева Салиха апаның хәлен белергә бардылар. Салиха апа безнең җирлегебездәге соңгы ветеран хатыны. Укучылар аның хәлләрен сораштылар. Салиха апа исә, үткәннәргә әйләнеп кайтып, күз яшьләре аша хатирәләрен яңартты. "Тыныч тормышның кадерен белегез!", - диеп озатып калды.
"Язгы шәфкатьлелек атналыгы"  атналыгы кысаларында мәктәбебездә "Мин яшәгән ил" темасы астында рәсем конкурсы булып узды. Конкурсның максаты - туган илебезгә һәм аның табигатенә мәхәббәт, хөрмәт, сак караш тәрбияләү. Һәр класстан берәр рәсем тапшырылып, җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын - Хисамова Энҗе (7 класс); 2 урын - Сәйделова Ильгина (9 класс); 3 урын - Зиннурова Эльвина (4 класс). Катнашучыларга зур рәхмәт! Җиңүчеләргә афәрин диясе генә кала.

"Шәфкатьлелек атналыгы"  кысаларында башлангыч класс укучылары тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына истәлекле бүләкләр ясадылар. Бу эштә һәр укучы да теләп катнашты.

Бүген 7 класс укучылары  фронтка бабайларга хат яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International