Район үзәге мәктәпләре арасында "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләре билгеле.
1 урын - 2 нче мәктәп
2 урын - 1 нче мәктәп, Технология техникумы.
ГРАН - ПРИ - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.
Барлык катнашучыларны, җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Район халкы Анамов Дилшат Мирзариф улы белән хушлашты. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз
Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы кораллар сыйныфында белем алучы Арсен Мәрдәнов, Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләрнең төбәкара конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясап Актаныш данын яклады. Ихластан котлыйбыз! Остазы Аяз Мусин, концертмейстер Нур Мусин.
"Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру» юнәлеше буенча IV төбәкара хакатонда гуманитар гимназия-интернат укучылары Әмирҗанов Роман Владислав улы, Галиев Камил Илнур улы, Хөсәенов Ирхан Ленар улы AR-Junior категориясендә 1 урынны яуладылар. Укытучылары Фирзәр Әюпов. Ихластан котлыйбыз!
Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау концерты узды. Алдан узган сайлап алу турын үткән иң-иңнәр чыгыш ясады бүген.
Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә язга әзерлек, урам, ишегалларының торышы, чисталыгы буенча, бу эшкә җаваплы оешмалар катнашында сөйләшү узды.
Яз тау артында түгел, ә башкарасылар әле шактый. Шөкер, әзерлек эшләре күптәннән бара. "Ленд-сервис" оешмасы белән берлектә район үзәгенең йөзен үзгәртү буенча проект эшләнә. Аның нигезендә үзәк урам, паркларны төзекләндерү башкарылачак.
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты, Актаныш муниципаль районы театрының режиссеры Хөсәенов Нур Мәкәрим улының иҗат кичәсе үтте. 3 сәгатьтән артык барган күңелле бәйрәм бер сулышта узды, ә зал тутырып килгән тамашачылар басып ихластан алкышлады.
Безнең һәрберебез ял иткәндә яки командировкада булганда, кунакханәдә кунып калырга яки берничә көнгә тукталырга мөмкинбез. Әмма мондый хезмәтләрдән файдаланучы һәркем дә бу өлкәдә үз хокукларын һәм бурычларын белеп бетрми. Иң мөһиме, хәзерге заман кунакханәләре һәм отельләренең горурлыгы - аларның «йолдызлыгы». Янәсе, йолдызлар күбрәк булган саен, аның статусы арта, димәк, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе дә артыграк була. Тик күп кенә башкаручылар кунакханәгә чираттагы йолдыз бирелгәч, кулланучының уңайлылыгы һәм башкаручының үз җаваплылыгы арта баруын оныта.
Актанышта театрлар айлыгы дәвам итә. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Иске Богады халык театры Мостай Кәримнең "Кыз урлау" музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Район тамашачысы өчен таныш әсәр ул, әмма богадылылар аны, авылдашлары, режиссер Илиза Мөхәммәтова ярдәме белән үзләренчә, яңача сәхнәләштерде. Тамашаны караган район башлыгы Энгель Фәттахов сәхнәгә менеп авыл үзешчәннәренә ихластан рәхмәтләрен җиткерде.