ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы   Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе  базасында уздырылган  "Яшь укытучылар мәктәбе"ндә " Фәнни- гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре" дигән темага  чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, эш тәҗрибәсенә нигезләнеп,  тема сайлау, чыганаклардан файдалану, әдәби эзләнү  эшен оештыру,  материалны тәртипкә китерү, презентация төзү тәртипләре белән таныштырды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын  өйрәнү дәвам итә. Китапханәче Нургатина Л. И.тарафыннан "Тукай ул- гасыр могъҗизасы"  дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г.Тукайга багышланган монография, фотоальбом, аның әсәрләре урын алган. Шулай ук Тукайга багышланган шигырьләр,төрле язучыларның Тукай һәм аның замандашларын чагылдырган әсәрләре дә укучыларны битараф калдырмый.  Китапханәче  башлангыч класс укучыдарын күргәзмә белән таныштырды. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, нәни дусларына китаплар тәкъдим итте.

Кичә Актаныш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында "Сәләтле балаларны барлау, үстерү, аларга шартлар тудыру" исеме астында педагогик утырыш үтте. Утырышта гимназия-интернат директоры А.К. Галиәхмәтов та катнашты. Ул ике уку йортының уртак эшчәнлек юнәлешләрен, белем бирүнең сыйфатын үстерү юлларын билгеләде.

 

Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшереп, 26 апрельдә узачак "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсына әзерләнәләр.

"Мин әкиятләр яратам" рәсем конкурсы.

7 апрель- Бөтендонья сәламәтлек көне. Сәламәтлек кеше өчен иң кирәкле һәм иң кыймәтле яшәү факторы. Башлангыч сыйныф укытучылары бу көнне 1-4 сыйныф укучылары белән «Сәламәтлеккә юл» темасына кызыклы чара үткәрделәр.
Язгы каникулга таралганда укучыларга мәктәптә “Нәсел җебе – шәҗәрә” конкурсы уздырылачагы хакында әйтелеп, һәр балага үз гаиләсенең шәҗәрәсен ясап алып килү максат итеп куелган иде. 6 нчы апрель көнне мәктәптә укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Чыннан да, балалар әти – әниләре белән бергәләп эзләнгәннәр, тапканнар, тырышканнар, үз нәселләрен, тарихны барлаганнар. Конкурста Теләкәй мәктәбеннән Исмәгыйловлар, Вәгыйзовлар, Галимҗановлар, Миңнеголовлар, Миргалимовлар, Мусиннар, Гилмеразиевлар гаиләләре, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Гарифуллиннар, Ахметовлар, Галиевлар гаиләләре җиңүче дип табылды һәм әти – әниләргә ата – аналар җыелышында Рәхмәт хатлары тапшырылды.
7 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә Иске Айман, Иске Кормаш, Качкын, Теләкәй мәктәбе кызлары һәм егетләре арасында зона баскетбол ярышлары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: кызлар арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Иске Айман, 3 урын – Иске Кормаш, 4 урын – Качкын мәктәпләре; егетләр арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Качкын, 3 урын – Иске Айман, 4 урын – Богады мәктәпләре.

7-апрель  көнне    җәмәгать  бинасына   урнашкан   оешма  хезмәткәрләре   тирә-якны   чистарту  эшләре  белән   шөгыльлләнделәр.

     2016 нчы елның 17 март көнне Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил боерыгы буенча һәрбер районда кеше хокуларының яклау идарәсенең  бер вәкиле янәдән билгеләнде. Актаныш муниципаль районында  вәкилнең  ярдәмчесе -Закирҗанова Рәмилә Илгиз кызы .  Гражданнарны кабул итү графигы  һәм урыны : һәр сишәмбе көнне сәг. 9.00-16.00 кадәр Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт, “Игелек үзәге” бинасының 2 бүлмәсендә, телефон  3-14-11.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International