ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Бүген, 20 май көнне районның “Актаныш” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков исемендә татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узды. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора.

19 май көнне Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре вак - төяк ремонт эшләре башладылар.

Байсар мәктәбе командалары Җәйге туризм буенча ярышларда 1 һм 2 урында.

Бөтенроссия тикшерү эшләре тәмамланды

Татар теленнән БРТ нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучылары әлеге сынауны уңышлы уздылар. Афәрин!

Укучылар һәм укытучыларның 62 нче район туристик слетында безнең мәктәп укучылары яхшы чыгыш ясады. 3 көн буенча дәвам иткән спорт ярышларында укучылар үзләрен яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча укучылар командасы 8 урынны алды.

Уртанчы - зурлар төркемендә балаларның белем дәрәҗәләре тикшерелде - диагностика үткәрелде.

Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Закирова Фирүзә Өлфәт кызы һәм Габидуллина Җәүһәрия Фоат кызы белән чыгарылыш бәйрәменә әзерләнәләр.

19 нчы май көнне 9 класс укучылары өчен  район башлыгы белән очрашу булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International