ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26нчы гыйнварь көнне Сәфәр мәдәният йортында "Белемле шәхес - замана тоткасы" дигән исем астында студентлар белән очрашу булды. 

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте. Темасы: Законнар кайда туа?.   Үткәрде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизов Г.Ф.

25 нче гыйнварь көнне  Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары "Минем шәҗәрә" конкурсында катнаштылар. Иң яхшы дип табылдылар:  Вагыйзова Азалия һәм  Газизова Ильзирә- 1 урында, Рашитова Айгөл һәм Мадъярова Зилия,  Фардиев Булат һәм Маннапова Илсөяр 3 урында.  Катнашучыларга укуларында уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!

25 январь көнне Иске Кормаш  мәдәният йортында авыл советының еллык эшләре буенча отчет җыелышы булып узды.Җыелышта район вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Җыелыш башында  Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. 

"Шәхес тәрбияләү" дигән исем астында педагог - оештыручылар бәйгесе.


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе
Бурсык авыл китапханәсендә “Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевка -80 яшь» дип аталган китап күргәзмәсе кулды, презентация тәкьдим ителде.
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан Бурсык авыл китапханәсендә китап укучыларны шагыйрьнең биографиясе,тормыш юлы,киң кырлы эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан “Рухи мирасыбыз сакчысы”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Мәсәде авыл клубында Бурсык авыл китапханәчесе Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймевның 80 яшьлек юбилейына багышлап «Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиевка-80 яшь» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар юбилярның тормыш юлы ,эшчәнлеге белән танышты.

24 гыйнвар көнне Уразай мәдәният йортында Уразай авыл җирлегенең отчет җыелышы булып үтте.Җыелышта Актаныш муниципаль район башлыгы Камаев Ф.М.,район вәкилләре, авыл халкы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International