ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Югары Яхшый мәктәбендә линейка булды. Дежур укытучылар һәм укытучы Хәбирова Ләйлә Фарис кызы узган атнага анализ ясадылар.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9а сыйныфы укучысы Шаймарданов Родион сочинениеләр район конкурсында җиңүче булды (укытучысы Усманова Р.А.).
Бүген аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында барлык мәктәп директорлары, 9 нчы һәм 11 нче классларда рус теле һәм математика фәннәрен укытучылар белән җыелыш узды.
20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне.
17 - 22  ноябрь   көннәрендә  Зөбәер  мәктәбендә  математика  атналыгы  үткәрелә.
15 нче ноябрь көнне минифутбол буенча ярышлар узды
17-22 ноябрь көннәрендә Киров урта мкәтәбендә технология атналыгы узачак.
Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  “Парламент дәресләре” конкурсына әзерләнә.
     2015 елда төп гомуми белем бирү программасы буенча бердәм дәүләт аттестациясенә сыйфатлы әзерлек максатыннан һәм 9 класс укучыларының әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен 15 ноябрь көнне Кадет интернат-мәктәбе укучылары математикадан тест эшләделәр.
15 ноябрь көнне Байсар урта мәктәбе командасы кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелегендә 2 урын алып кайттылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International