“Әни кирәк, әни кирәк” баш астында 7 класс укучылары әниләрне бәйрәм кичәсе үткәреп ял иттерделәр. Кичә укучыларның үзләре язган шигырьләре һәм җырлар белән үрелеп барды. Чәй табыны артында дәвам итү бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Мәктәбебездә дистә еллар хезмәт куючы Нуртдинова Зифа Фатыйх кызына 50 яшь тулды. Без аны чын күңелдән шушы түгәрәк гомер бәйрәме белән котлыйбыз.