ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2014 ел
шимбә
2015 елны Бөек Җиңүгә - 70 ел. Чалманарат мәктәбе әзерлек эшләре алып бара: укучылар тыл ветераннары белән очрашалар, стендлар, газеталар чыгаралар, рәсемнәр ясыйлар....
3 декабрь көнне мәктәп күләмендә "Билгесез Солдат" көне уздырылды. Укучыларга РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 3 декабрь "Билгесез Солдат" көне итеп игълан ителүе аңлатылды.

“Туган телем шагыйрьләр теле “ II республика фәнни-эзләнү конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Шәрифҗанова Чулпан  III урынны алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. ( Фәнни җитәкчесе Нурлыгаянова Л.Ш)

 

Шәбез  башлангыч сыйныф укытучысы Кашапова Резеда "Иҗат илендә" дип исемләнгән V Бөтенроссия иҗади конкурсында катнашты.
Мари- Суксу мэктэбендэ волонтёрлык хэрэкэте

5
декабрь, 2014 ел
җомга

С әфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Код сәгате" Бөтенроссия акци ясе рамкаларында чаралар башланды. 5 нче класста информатика укытучысы   Ч.З..Гыйлмуллина һәм пединститут студенты А.Н.Габдуллина тарафыннан шул темага  дәрес үткәрелде.

3 нче декабрь  көнне 2 нче  классларда "Юл маҗаралары" дигән тема астында кичә узды. Кичәдә төрле кызыклы сорауларга җавап бирелде, күңелле уеннар уйналды. Светофор турында мультфильм каралды, соңыннан әңгәмә уздырылды.

4 декабрьдә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә классларда "Код сәгате" темасына дәресләр уза башлады. Әлеге акция Халыкара Информатика фәнен  өйрәнү атналыгы кысаларында уза. . .
4 декабрьдә үткән химия фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 8а классыннан Галимова Айзиля призер булды (укытучысы Вахитов И.Р.). Котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез

3 декабрь көнне Актанышбаш китапханәсендә әниләр көненә багышлап "Әниемнең җылы кочагы" дигән кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International