ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Югары Яхшый мәктәбенең башлангыч класс укытучысы  Шайхуллина Светлана  республикакүләм информацион- методик   семинарда катнашты.

Бүген, 17 декабрь көнне, 9 класс укучылары, "Татар теле" фәненнән белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, тест үттеләр.
  15 декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбенең кичке развод вакытында  тарих һәм җәмгыять белеме атналыгына нәтиҗәләр ясалды.

Бүген мәктәптә Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды

 “Юлларда сак бул!” дигән юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләрен өйрәнүгә багышланган сәхнәләштерелгән тамаша куйдылар.
   11 декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбе 8Б класс укучылары Актаныш музеена экскурсияга бардылар.
Бүген, 17 нче декабрь көнне Пучы урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары татар теленнән диагностик тест эшлиләр. Укучыларга уңышлар телибез. 
Пучы урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Мусин Ринат физика фәненнән  Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында призер булды (укытучысы Хайруллин И.). Котлыйбыз! 
16 декабрь көнне татар теленнән Бөтенроссия олимпиадасының район этабы булып узды. 

 Технология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында Сәфәр урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Галимов Илдар призер булды. Укытучысы: Нуруллин Рушат. Чын күңелдән котлыйбыз!

Бүген Бурсык мәктәбенең 9 класс укучылары татар теленнән диагностик тестирование эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International