5 февраль көнне Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында тарихи-патриотик республика акциясе кысаларында "Родные лица Победы" исемле баннерлар конкурсы узды. Үзләренең эшләгән баннерларын яклап 21 мәктәп катнышты. Әлеге конкурста Икенче мәктәп командасы I урынга лаек булды. Котлыйбыз!
"Яшь мәргән - 2015" районкүләм ярышларда гимназия-интернат командасы беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Надергулов Марат һәм Шакирова Ләйлә 1 нче, Арсланов Динар 3 нче урыннарны яуладылар. Афәрин!
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик айлыгы бара.
Айлыкта төрле чаралар үткәрелә: класс сәгатьләре, библиотека һәм музей дәресләре, линейкалар, спорт уеннары, рәсем конкурслары, презентация, сугыш турында кинофильмнар карау, сугыш җырлары җырлау конкурсы һәм башкалар.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы Такталачык коррекцион мәктәп командасы белән мини-футбол ярышы уздырды. Команданың капитаны Исламов Расих, уенчылар Гайсин Р,, Давлетбаев М., Булатов Ш., Гайсин А., Лукманов И. остазлары Гильметдинова Марат Флүс улы җитәкчелегендә мини-футболда 6:3 исәбе белән җиңү яуладылар.