ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Кәзкәй авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата балалар арасында "Батырлык кайдан башлана" исемле иншаларга конкурс үткәрелде.
Гимназия-интернатның 11 сыйныф укучысы Шакирова Ләйлә полиатлон (ату, чаңгыда ярышу, гәүдәне күтәрү) буенча республика беренчелеге нәтиҗәләре буенча 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 
Яшь белгечләрнең сайтлары арасында "Иң яхшы персональ сайт" район конкурсы булып узды. Бу конкурста ОБЖ укытучысы Хазиев Равил Фагитзянович беренчелекне яулады.
  14 март көнне Актаныш чаңгы трассысында чаңгы ярышлары узды.
Югары Яхшый мәктәбендә  география һәм экология атналыгы башланды.  
  14 март көнне Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча 10чы Бөтен рәсәй турниры узды. 
Киров урта мәктәбе укучылары Гардиев Айназ һәм Бакоян Титал татарча көрәш буенча Пучы урта мәктәбенең ачык беренчелегенә үткәрелгән ярышта 3 урынны яуладылар.
11 нче март көнне Актанышта "Йолдызлык - 2015" фестиваленең вокаль ансамбль һәм  хореография номинацияләре буенча сайлап алу туры булды. Әлеге номинацияләр буенча безнең мәктәп  укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
12 нче март көнне "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан балалар иҗат үзәгендә парклар һәм скверлар макеты ясау конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста безнең мәктәп макетын Рашитова Алия яклады һәм 3 урынга лаек дип табылды. (Җитәкчесе: Хафизова Р. Ф) Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
12 март көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары уздырылды. Әлеге семинарда безнең мәктәп директоры Г. С. Валиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Н. Якиева катнаштылар. Биредә яшүсмерләр арасында суицидлар булдырмау турында сөйләштеләр. Семинарда район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, психологлар һәм укучылар үзләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International