ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
24 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең "А.С.Пушкин исемендәге 78 нче санлы гимназиясендә" VI Ачык Республика  "Пушкин укулары" конкурсы үтте.
Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә (җитәкчесе Әһлетдинова Л.Ф.) Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә узган XIII Каюм Насыйри исе­мендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында "Татар шигърияте" секциясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм күренекле рәссам-сынчы якташларыбыз истәлегенә скульпторлар бәйгесенең нигезләмәсе

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Китапханәдә балалар өчен " Җиңү юллары буйлап" дигән викторина үткәрелде. Иң күп сорауларга җавап биргән Айназ Хайбиев җиңүгә иреште һзм аңа кызыксындыру бүләге тапшырылды.
Бүген, 24 март көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы район комитетының XXII отчет-сайлау конференциясе булып узды.
19  март  көнне  башлангыч  сыйныф  укучылары  арасында  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышланган "Иң  яхшы  шигырь   сөйләүче"  бәйгесе үткәрелде.Район  бәйгесендә  2 класс укучысы  Вәлиева Айсылу III  урынны  яулады. (Җитәкчесе Хайбрахманова Л.З.)
5 һәм 6 класс укучылары "Страна талантов" дип исемләнгән Бөтенроссия олимпиадасының 1 турында катнашып, бүләкләр алдылар һәм алар аңа бик сөенделәр: кемгә диплом, кемгә ручка, кемгә блокнот! Олипиаданың 2 турында да катнаштылар. Хәзер нәтиҗәсен көтәләр.

"Йолдызлык-2015" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең район этабында безнең мәктәптән "Конферанс" номинациясендә Сәфетдинов Илназ, Хисамова Ралина III дәрәҗә, ә "Вокал-соло" номинациясендә Муллаянова Зөһрә II дәрәҗә лауреат булдылар.
9Б сыйныфы укучысы Мугтазиров Камил  Актаныш муниципаль районы хәрби комиссары Кубогына "Салют, Җинү!" район хәрби-кулланма ярышларында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International