25 декабрь көнне Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы Президентының Яңа ел ёлкасы узачак.
22 нче декабрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Нур Баян исемендәге балалар оешмасының "Бөркетләр " отряды членнары, Бөтенрәсәй "Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына" акциясенең, укучылар Советы "Тормыш Аллеясе" проектында катнаштылар.
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк.
22 декабрь көнне кадет интернат-мәктәбендә Кыш бабай призына татар-башкорт көрәше буенча ярышлар узды. Ярышта Актаныш районы мәктәпләреннән һәм Башкортостан Республикасының Илиш районыннан 110 көрәшче катнашты.
1 декабрьдән район үзәк хастаханәсендә яңа, цифрлы рентген аппараты эшли башлады. 18 декабрь көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев яңа рентген бүлмәсенең эшчәнлеге белән танышты.
"Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар."
"Тормыш аллеясы" укучылар проекты Советының муниципаль этабы кысаларында кадет интернат-мәктәбендә укучылар чиләкләргә имән һәм кедр орлыклары утырттылар.
Актанышта «Шахмат – тормыш көзгесе” исеме астында районкүләм рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Конкурсның төп максат һәм бурычлары булып яшүсмерләр арасында шахмат уеннарын популярлаштыру, баланың иҗади потенциалын ачу тора.