ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

 

Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының "Детская общественная приемная" дигән республика проектында катнашып, 8 нче сыйныф укучылары Фаррахов Ленар, Насртдинов Айгиз сертификат белән бүләкләнделәр.

Кадет иртернат-мәктәбендә "Созвездие-Йолдызлык 2016" Фестиваленең муниципаль этабына әзерлек бара.

 

18 январь көнне кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы киңәшмә узды. Үткән атнадагы чараларга анализ ясалды: 2000-2001 елгы егетләр арасында узган Татарстан Республикасы беренчелегенә узган ярышларга, БДИ һәм ТДИ дан сайлап алу имтиханнары буенча 9чы һәм 11чы классларда узган  имтиханнарга, "Ленинград блокадасы" темасына узган класстан тыш чарага һәм электрон журналларның вакытында тутырылышына.

19 январь көнне Актаныш кадет-мәктәбендә  "Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы елы" конкурсы уза. Башлана - 9 сәгатьтә. 


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

18 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы трассасында администрациядә эшләүчеләр арасында чаңгы буенча ГТО нормативлары тапшыру булып узды.

Мәктәбебездә  “Созвездие-Йолдызлык – 2016” конкурс- фестиваленә актив рәвештә әзерлек эшләре бара. Укучылар нәфис сүз, вокаль ансамбль, халык һәм эстрада биюләре буенча чыгыш ясарга әэзерләнәләр.  Укучыларның зур җиңүләр яулавын котеп калабыз.
 

"Пятнашки" уены буенча ачык Бөтенрәсәй математик интернет-конкурсы булып узды. Әлеге чарада теләге булган барлык укучылар да катнаша ала иде.
 

Укучыларда рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия тәэмин итү, гражданлык охшашлыгы булдыру максатында 18 гыйнвардан мәктәпләрдә әхлаклылык дәресләре уздырыла.
 

Мәктәптә, Нюрнбергта Халыкара хәрби трибуналга 70 ел уңаеннан, ачык дәресләр күрсәтелде. Укучылар бик күп кызыклы фактлар белән таныштырылды.
 

Янвярь аенда туган Юбиляр язучыларның китапларына күргәзмә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International