26 январь көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Развитие детской организации как основы для межвозрастного конструктивного общения, социализации, социальной адаптации, творческого развития каждого учащегося. Повышение инициативы, самостоятельности, чувства ответственности через развитие системы школьного самоуправления» темасы астында район семинары үтте.
Мәктәбебез коллективы диплом белән бүләкләнде.
26 нчы гыйнвар көнне Чалманарат мәктәбендә Актаныш муниципаль районы ЮХИДИ вәкиле Рәсимә Заһит кызы Сәетова белән очрашу булды. Р.З.Сәетова укучылар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрде. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәклеген искәртте.
Югары Яхшый мәктәбенең 1 нче класс укучысы Сибатов Айнур геологиядән уздырылган “Фотография” районкүләм ярышында, “ Геологик фантазия”номинациясендә 3 урын алды
27 январь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Укытучы Л.Р.Фәрдиева дирекция белән берлектә ОГЭ форматында биремнәр әзерләде. Барлык укучылар да сынап карау имтиханына җаваплы карадылар.
26 январь көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучысы Вазетдинова Т.М. 1-9 класс укучылары белән “ Кем иң күп белүче?” исемле кичә үткәрде. Балалар төрле кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, инглиз телендә җырлар тыңладылар, данлыклы “Битлз” группасы башкаруында җырлар тыңладылар. Кичә бик күңелле һәм җанлы үтте. Нәтиҗәдә 1-2 урыннарны 9 класс укучылары Гибадуллина А., Нурлыев И., 3 урынны 4 класс укучысы Гаянов А.алды. Афәрин!
Инглиз теле атналыгы кысаларында Богады төп гомуми белем мәктәбенең 9 класс укучылары белән “Кем миллионер булырга тели?” уены үткәрелде. Укучылар Бөекбритания һәм Америка Кушма Штатлары турында үзләренең белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәдә 9 класс укучысы Айгөл Гибадуллина “миллионер” исеменә лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!