3 нче класс укучысы Хәкимова Гүзәл инглиз теленнән үткәрелгән онлайн-олимпиада 3 нче урыннны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.
11 февраль көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Классный руководитель года -2016" конкурсының сайлап алу туры булып узды. Безнең мәктәптән 10 класс укучылары класс җитәкчесе Галиева Рамилә катнашып уңышлы гына чыгыш ясады.
8 нче февраль көнне булып узган "Яшь атучы" бәйгесендә, мәктәбебезнең 10 класс укучысы Тимергалиев Булат 3 урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
Районныбызды үткәрелгән " Мой видеоурок" конкурсында безнең мәктәбебездән тарих фәне укытучысы Магданова Гүзәл катнашты һәм 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Актаныш авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләренә исәп-хисап җыелышы булып узды
13 февраль көнне Яңа Кормаш авылы мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны, авылдашыбыз, Яңа Кормаш авылы егете Ильдар Хафизов призына ир-егетлэр һәм хатын-кызлар арасында шахмат-шашка турниры уткәрелә.Башлана 18.00 тә.Рәхим итегез!
14 фераль көнне Яңа Кормаш авылында уздырылучы "Россия чаңгы юллары-2016" ярышына рәхим итегез!Башлана10.00 сәгатьтә, мәктәп яланында.
Февраль аенда Яңа Кормаш мәдәният йорты балалар шау-шуыннан гөрлэп тора.9 февраль көнне "Йолдызлык-2016" бәйгесенең сайлап алу туры уздырылды.Яңа Кормаш мәктәбенең сәхнә әсәрләре икенче этапка да үтте.Афәрин!Уңышлар телибез Сезгә балалар!
04 фервраль көнне "Газиз"мәчетендә мөнәҗәтләр уку бәйрәме уздырылды.