7 апрель көнне мәктәпнең актлар залында "Своя игра" викторинасы үтте.
5 апрель көнне ветераннар йорты китапханәсендә халыкара балалар китабы көне үткәрелде.
5 апрель көнне ветераннар йорты китапханәсендә кошлар көненә карата "Кошлар да сөенә белә" исемле викторина үткәрелде.
Район күләмендә ярышларга әзерләнү максатыннан, 8 апрель көнне мәктәптә укытучылар арасында ату ярышы үткәрелде.
Бүген, ягъни 7 апрель көнне, мәктәбебездә ГТО га әзерлек максатыннан ике команда көч сынашты. Татар Суыксуы урта мәктәбе һәм Мари Суыксу мәктәбенең 5 -6 сыйныфлар катнашында оештырылган әлеге ярышта дуслык җиңде. Молодцы егетләр, кызлар! Киләчәктә дә сезгә ГТО ны яхшы тапшырырга язсын. Уен-ярышны физкультура укытучысы Галиев Нияз Минтимер улы оештырды.
Бүген, ягъни 5 апрель көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды “Ромашка” балалар бакчсында янгынга каршы профилактика чаралары буларак аңлату эшләре алып барды.
5 апрель көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды янгын сүндерү депосына сәяхәт ясадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын сүндерүчеләр киемнәрен киеп карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы ( Сәлимгәрәев И., Фаррахов И., Нуриев Д., Хөрмәтуллин Р., Ханов Р, Марданов И.), баскетбол буенча зона ярышларында катнашып, икенче урынга чыктылар һәм финал уеннарында катнашу хокукын яуладылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылган "Яшь укытучылар мәктәбе"ндә " Фәнни- гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, эш тәҗрибәсенә нигезләнеп, тема сайлау, чыганаклардан файдалану, әдәби эзләнү эшен оештыру, материалны тәртипкә китерү, презентация төзү тәртипләре белән таныштырды.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү дәвам итә. Китапханәче Нургатина Л. И.тарафыннан "Тукай ул- гасыр могъҗизасы" дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г.Тукайга багышланган монография, фотоальбом, аның әсәрләре урын алган. Шулай ук Тукайга багышланган шигырьләр,төрле язучыларның Тукай һәм аның замандашларын чагылдырган әсәрләре дә укучыларны битараф калдырмый. Китапханәче башлангыч класс укучыдарын күргәзмә белән таныштырды. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, нәни дусларына китаплар тәкъдим итте.