Бүген Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Чисталык» айлыгы кысаларында мәктәпкүләм өмә узды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр көче белән мәктәп һәм мәктәп яны территориясе җыештырылды. Мәктәп яны чистарып, матураеп калды.
Укучы балалар арасында Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан рәсем конкурсы үткәрелде.
Бурсык мәктәбендә география һәм биология атналыгы уза
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Тукай көннәре" айлыгы дәвам итә. 11 апрель көнне "Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә..." дип исемләнгән Тукай әсәрләре буенча иллюстрацияләр бәйгесе үтте.
13 апрель көнне Түке авыл җирлеге хезмәткәрләре юл буйларын чистарту өмәсендә булдылар.
Түке авылында өмәләр гөрли.
16 апрель көнне Түке мәдәният йортында клуб яны территориясен чистарту өмәсе узды.
Район башлыгы Фаил Камаев республика делегациясе составында Чехия һәм Венгрия республикаларында булып кайтты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган әлеге эшлекле сәфәр турында ул журналистларга да сөйләп таныштырды.
15 апрельдә Г.Тукайны искә алу көне уңаеннан мәктәптә "И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?" дигән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Мәктәптә каен һәм нарат бөресе җыю буенча бәйге игълан ителде.