ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 3 класс укучысы Вәлиева Мәдинә ТР Актаныш муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбе оештырган “Ансамбльләр” конкурсында катнашты һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Гимназия-интернатта уку елы дәвамында технология дәресләрендә эшләнгән кул эшләренә "Оста куллар" бәйгесе игълан ителде. Нәтиҗәләр киләсе атнага билгеле булачак. Бәйгене оештыручы - Гарипова Р.И.

Бүген Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 кл укучылары әйләнә тирәдән бөтенрәсәй тикшерү эшендә катнаштылар.

Тикшерү эше 10 биремнән тора. Бу эшләр әйләнә-тирәнең бөтенлеген күзаллау, экологик грамоталылык,  социумда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә юнәлтелгән иде.

Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары әйләнә-тирә дөнья фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар.

18 нче май көнне Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре чәчәкләр утырттылар.

Башлангыч класс укучылары "Шәрип Шәймиев музей-йорты" үткәргән "Көрәшче. Солдат. Шагыйрь." дип аталган Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, патриот -шагыйрь Нур Баянның тууына 111 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә катнаштылар.

17 -19 май көннәрендә район туристик ярышлары үтте. Анда 200 дән артык укучы һәм хөкемдарлар җеылган иде. Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбеннән дә укучылар һәм укытучылар командасы катнашты. Бу өч көндә Байсар урманы аланында чын палатка шәһәре үсеп чыкты.

13 май көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика фәнни-тикшеренү конференциясе үтте. 

 

ТР Актаныш районы укучылары һәм укытучыларының 62 район туристик слеты

17-18-19 нчы май көннәрендә районда турслет үткәрелә. Безнең мәктәптән 6 укучы монда катнаша. Уңышлар сезгә. Без сезне көтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International