ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

Тат.Ямалы мәдәният йортында балалар белән күңелле чара үтте.

22 июнь көнне 15 сәгатьтә район пенсия фонды идарәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Петровна Полякова гражданнарны кабул итә.

Тракторлар һәм тагылма кораллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан ел саен “Трактор-прицеп” операциясе уздырыла. Быел ул 6 июньнән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Әлеге операция кысаларында нәрсәләр эшләнәчәген безгә дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов бәян итте.

15 июньдә математика буенча (база дәрәҗәсе) һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында,  яшелчә һәм җиләк җимешләр үстерү белән беррәттән, укучыларның танып белүен үстерү максатыннан, тәҗрибә рәвешендә 12 төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләре чәчелде. Кузаклылардан: фасоль, борчак, вика;  техник культуралардан: көнбагыш һәм рапс, бөртеклеләрдән: арпа, бодай, солы, тары, катнаш азык культуралары, тамыразыклардан: мал чөгендере, кара торма бик матур булып үсеп киләләр.  Ял һәм хезмәт лагеренда бу үсемлекләрне тану буенча кызыклы бәйге оештырылды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасы эшчәнлеге белән мәгариф бүлеге каршында оешкан комиссия  танышып  китте. Комиссия членнары ял һәм хезмәт лагере эшчәнлеге, чәчәклек, бакчадагы тәҗрибә бүлеге, яшелчә- җиләк җимешләр бүлеге, орлык әзерләү бүлеге белән таныштылар. 

2015 елда Россия Федерациясенең 14 субъектында дуңгызларның африка чумасы белән авыруның 84 очрагы теркәлде. Бу – Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Ярославль өлкәләре, Краснодар ягы һәм Кабарда-Балкар республикасы. 


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Югары Яхшый мәдәният йортында "Россия көне " уңаеннан викторина үткәрелде.

Китапханә хезмәткәрләре балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерында.

Мәктәбебезнең актлар залында чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International