ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

     Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ана капиталы акчаларыннан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа эшли башланган вакыттан бүгенгәчә Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд  бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге төр ярдәмне алган инде. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелде

Тэги: маткап

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән


21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

      Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны  торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган

Тэги: маткап

20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

       Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе 2025 ел башыннан ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләренә түләү өчен файдаланды. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчерде

Тэги: маткап

25
апрель, 2025 ел
җомга

2020 елдан башлап Татарстан Республикасы Социаль фонд  бүлеге ана капиталына сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә. ягъни проактив вариантта формалаштыра. .Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат проактив  форматта рәсмиләштерелгән

Тэги: маткап

        Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.

Тэги: маткап

25
март, 2025 ел
сишәмбе

Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга  алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар

Тэги: маткап

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International