Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән
Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала