Сезнең ярдәм кирәк!

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Районда  быел 406 бала беренче сыйныфка укырга керә. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Хөрмәтле райондашлар, җитәкчеләр, күңелегез җитеп, мөмкинлек табып, аз керемле, ярдәм кирәк балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән, яки аларны алу өчен акчалата ярдәм итсәгез иде. Ярдәмнәр Игелек  үзәгенең 6 нчы бүлмәсендә кабул ителә – Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80; 3-14-11; 3-11-46.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International