Китапханәчеләр семинары

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе
Семинар кысаларында якташыбыз Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган "Якташыбыз - горурлыгыбыз" дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде. А.Грибоедов исемендәге әдәби премия лауреаты, "Тәрҗемә Олимпы" һәм "Кояшлы иҗаты" өчен Халыкара бүләкләр иясе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә  Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова үзе дә әлеге чарада катнашты. Кичә барышында шагыйрәнең туган якка багышланган шигырләре, авылдашларыбыз язмышын чагылдырган поэмаларыннан өзекләр тәкъдим ителде. Шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Семинарда катнашучылар электрон презентацияләр, буктрейлерлар,  видео язмалар аша да шагыйрә иҗатының тирән эчтәлекле, туган якка мәхәббәт белән сугарылган булына тагы бер кат инандылар. Әлфия Ситдыйкова үз чыгышында туган ягы, аның кешеләре белән горурлануын яшермәде. Китапханәче Л.Акмалова семинарны уздыруда зур өлеш керткән җирлек башлыгы Р.Ф.Галимяновага, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Ф.Г.Фатхиевка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International