Авыл хуҗалыгы тармагындагы оешмаларның 2017 нче елның 6 айлык эш нәтиҗәләре билгеләнде.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән 1 гектар файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләренә район буенча уртача 6,1 ц ашлык берәмлегендә продукция җитештерелде.
Иң күп җитештерүче хуҗалыклар түбәндәгечә булды:
Авыл хуҗалыгы акча кеременә килгәндә, 1 га файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 11 мең сум туры килә. Югары күрсәткечләргә ия булган хуҗалыклар:
1 хезмәт кешесенә акча керемен исәпләгәндә, югары курсәткечләр алып торган хуҗалыклар:
- “Әнәк” агрофирмасы – 860 мен.сум
- “Таң” ҖЧҖ- 638 мен.сум
- “Тамыр” ҖЧҖ - 588 мен.сум
- “Ташкын” ҖЧҖ – 568 мен.сум
- “Башак” ҖЧҖ -529 мен.сум
- “Нигез” ҖЧҖ – 527 мен.сум
Мөгезле эре терлек санына килгәндә, хуҗалыкларда барлыгы 2017 нче елның 1 нче июленә 33547 баш мал бар. 1 гыйнварьга карата мал санын арттыручы хуҗалыклар:
Уртача айлык хезмәт хакына килгәндә иң югары хезмәт хакы “Әнәк” агрофирмасында – 21941 сум, анан кала “Актаныш” агрофирмасында – 20989 сум, Нур Баянда – 20834 сум, Тан – 20209 сум, «Наратлы»да – 19387 сум, “Башак”та – 18992 сум, «Нигез»дә – 18765 сум тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы уртача 19146 сум булып (үсеш – 113%), Иң түбән хезмәт хакы СПСК Агидель дэ – 13899 сум, Алга да – 14463 сум, Эконом да -15649 сум, Саф та – 16801 сум.
Алда санап үткән күрсәткечләр буенча ясалган йомгак нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы оешмалары арасында 1 нче урынга “Әнәк” агрофирмасы чыкты. Хуҗалык күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Икенче урында Нур Баян исемендәге хуҗалык, өченче урында “Башак” хуҗалыгы чыга. Алар диплом белән бүләкләнделәр.