“Халык контроле”ндә хәбәр калдырсаң, акча бирәләр

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак...

Моңа сәбәп тә юк түгел, статистика да шатландырмый. Чөнки ялган спиртлы эчемлекләр аркасында шактый кеше фани дөньядан киткән. 

Әйтергә кирәк, бу эшкә 2016 елның июнь аеннан Татарстанның «Халык контроле» порталы актив кушылды. Хәзер исә Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән кешеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу мөмкинлеге дә булдырыла. Бу этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында мәгълүмат җибәргән кешеләргә кагыла.

Мәгълүматларны берничә категория буенча җибәрергә мөмкин:

- “Сату кагыйдәләрен бозу” (ягъни төнге уннан иртәнге 10га кадәр сату; сату предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы; лицензиядән башка алкоголь продукцияне сату; контрафакт алкоголь продукциясен, спиртлы сыекчаларны сату; сатуны сату объектында түгел, ә башка җирдә булдыру);

- “Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклану предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сату турында лицензия булуы-булмавы; алкоголь сату белән шөгыльләнгән җәмәгать туклану предприятиесенең  балалар, белем бирү, медицина оешмалары янында урнашуы);

- “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше” (идән асты, гаражларда һәм башка җирләрдә лицензиядән башка алкоголь продукциясен җитештерү,  зур күләмдәге спиртлы эчемлекләрне шешәләргә агызу, эшкәртү, легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу (шул исәптән чит илдән дә).

Әлбәттә, бу фактлар буенча башта тикшерү эшләре уздырыла. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар, чыннан да, дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли.

ЕГАИС белән – законлы

Алкоголь продукциясенең бары тик законлы рәвештә сатылуына Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) да ярдәм итми калмас. Татарстан аңа иң беренчеләрдән булып кушылды. ЕГАИС системасына күпләп сатып алынган продукция генә түгел, ә халыкка ваклап сатыла торган һәр шешә турында мәгълүмат калдырырга тиеш булачак. ЕГАИС системасы аша сатылган градуслы эчемлекләрнең 100 процентка законлы була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International