Соңгы атнада һава торышы терлек азыгы әзерләүчеләргә бераз булса да мөмкинлек бирде. Кояшлы көннең сәгатен түгел, минутының кадерен белергә омтылучы хуҗалыклар терлек азыгын тәүлек дәвамында диярлек әзерләп калырга тырышты. Республика буенча көн саен диярлек бер баш терлеккә 1 центнер чамасы терлек азыгы арта торды. Нәтиҗәдә 376 мең тонна печән һәм 2 миллион 415 мең тонна сенаж әзерләнде.
Тик өстән явып торган яңгыр астында югары сыйфатлы печән әзерләү дә җиңел түгел. Болыт арасыннан сирәк кенә күренгәләп алучы кояш нурлары печәнне җитәрлек дәрәҗәдә киптереп өлгерә алмады. Кайбер районнарда дымлылыгы 25 процентка җиткән һәм аннан да артыграк булган яшел массаны тиз арада сенаж базына тутырып кую фактлары да булгалады.
Сөрсегән азыкның зыяны зур
Дәвамлы яңгырлар печәннең сыйфатына гына түгел, сенаж салуга да аяк чала. Башка елларда күп хуҗалыклар күпьеллыклар чабуны июнь аеның беренче декадасында ук башлап җибәрә иде. Үләнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, икенче уңыш шулкадәр иртәрәк өлгерә. Быел исә мәгълүм сәбәпләр аркасында, хуҗалыклар күпьеллыкны чабуга шактый соңарып тотынды. Шуның нәтиҗәсендә 5 мең гектарга якын чабылган печән бүген дә кырда – пакусларда ята. Ә инде сөрсегән яки пәрәвез каплаган терлек азыгын малларга ашатуның файдасыннан зыяны күбрәк булуы да бар.
Урыннардан алынган хәбәрләргә караганда, кайбер хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүдә тиешле саклык чараларын күрергә ашыкмый. Район ветеринария хезмәткәрләре әйтүенчә, печән яки сенажның сөрсүенә яки пәрәвез белән каплануына да әллә ни исләре китми.
Ә бит мондый хәл малларда төрле авырулар, шул исәптән йогышлы чирләр таралып китүенә этәргеч бирә. Лейкоз яисә тояк авырулары гына түгел, кош гриппы, Африка чумасы һәм башка төр чирләр дә малларга тиешле тәрбия булмау, аерым алганда, сыйфатсыз азык белән тукландыру нәтиҗәсе түгелмени?
Тагын бер куркыныч турында аерым әйтми булмый. Татарстан белән чиктәш Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә мөгезле эре терлекнең яңа төр куркыныч чире – тире дерматиты булуы ачыкланды. Әлеге авыруның нигездә төрле кигәвен, черки кебек терлек каны эчүче бөҗәкләр аша таралуы аеруча хәвефле. Дерматит вирусы хуҗалыкларга башка өлкәләрдән сатып алынган ит һәм ит продукцияләре белән дә керергә мөмкин, дип кисәтә ветеринария хезмәткәрләре.
Терлек азыгы турында сүз барганда хуҗалыкларда витаминга бай дару үләннәре, яфрак азык һәм башка файдалы үсемлекне күпләп әзерләүнең мөһимлеге турында онытырга ярамый.
Кышын ни ашатырбыз?
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда бер баш терлеккә 17 центнер терлек азыгы әзерләнгән.
Сарман районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүне республикада иң оешкан төстә башлап җибәргән иде. Хуҗалыклар бүген дә терлек азыгы әзерләүдә көнне төнгә ялгап эшли. Нәтиҗәсе дә яхшы: район буенча бер баш терлеккә уртача 26 центнер азык әзерләнгән.
Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Чирмешән, Яңа Чишмә, Актаныш һәм башка кайбер районнарда да бу эш оешкан төстә бара.
Шул ук кояш, шул ук шартлар булуга да карамастан, байтак районнарның терлек азыгы әзерләү буенча күрсәткече сарманлыларның яртысына да җитми. Яшел Үзән районында әлегә бер баш терлеккә нибары 10,3 центнер азык әзерләнгән. Югары Ослан, Мөслим, Алексеевск һәм башка кайбер районнарда да терлек азыгы әзерләүне тизләтәсе бар.
Кыш дәвамында җитәрлек булсын өчен бер баш терлеккә ким дигәндә 27 центнер терлек азыгы әзерләү кирәк. Әле вакыт бар дип, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырган хуҗалыкларга кышын кыенга туры килүе бар.
Ни өчен дигәндә, яңгырлар киләсе атнада гына түгел, август аенда да тынгылык бирергә җыенмый. Көз айларының ничек киләчәген дә алдан фаразлау кыен. Шуңа да бүген булган барлык мөмкинлекне эшкә җигәсе иде.