19 июль көнне,Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Бүләк” балаларның җәйге лагерында “Татар халкының бизәнү әйберләре” дигән тематик кичә уздырдылар. Безнең татар хатын кызлары бизәнү әйберләрен күп такканнар. Аларның хәтта бөтенесен үлчәп карасаң, сигез килограмм чамасы булган. Аеруча чулпылар, алкалар, беләзекләр, хәситә, муенсалар хатын – кызларның яратып тага торган бизәнү әйберләре булганнар. Балалар китапаханәсе хезмәткәрләре ял итүче балаларга һәр бизәнү әйберсе турында бөртекләп сөйләделәр. Танышы уеннар белән үрелеп барды. Кичә азагында “Читекне бизә” дигән мастер класс үткәрелде. Балаларга читек шаблоннары таратылып, аны ничек бизәргә икәнлеге турында күрсәтмә бирелде. Барлык эшләрдә бик матур булды, барыбыз да сокландык. Балаларга мәдәни чара бик ошады, тагы күрешергә килешеп, саубуллаштык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)