Актанышта - милли бәйрәм Сабантуй!

2017 елның 15 июле, шимбә

15 июль  көнне Актанышта  халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, машиналар ярышы, капчык сугышы,  кул көрәше, гер күтәрү,  туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, аркан тартыш, суга чумып балык тоту, “иң көчле” уены һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International